«Хәзинәләр иле»: әдәби-шигъри кичә (6+)

Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасының Яков Емельянов исемендәге мәдәният үзәгендә, беренче керәшен шагыйре Я.Емельяновның туган көне кысаларында, шагыйрь Ямаш Игәнәйгә 85 ел тулу уңаеннан әдәби-шигъри кичә үтте.

хэзинэлэр иле
IMG-20230325-WA0127
IMG-20230325-WA0116
IMG-20230325-WA0121
IMG_20230324_152552
IMG-20230325-WA0129
IMG_20230324_174128

Чарада шагыйрьнең туган ягы Сарманнан, гомеренең соңгы көннәренә кадәр яшәгән шәһәре Чаллыдан бер төркем вәкилләр катнашты.
Кичәдә шәһәребезнең Виталий Агапов җитәкчелегендәге «Карендәшләр» халык ансамбле, республиканың «Бәрмәнчек» керәшен ансамбле чыгыш ясады. Чарада укылган һәрбер шигырь тамашачыларга Ямаш Игәнәйнең төрле жанрларда иҗат итүче булуын тагын бер кат раслады.

Чара барышында шагыйрь сүзләренә язылган җырлар яңгырады. Очрашуда шагыйрьнең кызы һәм улы катнашу, аларның әтиләре турында төрле истәлекләре белән бүлешүләре һәркемнең күңелендә җылы хисләр уятты.

Кичәдә Чаллы шәһәр үзәк китапханәсенең әдәбият тарихы музее, туган ягы Ләке авылы мәктәбендә урнашкан музей хезмәткәрләре тарафыннан Ямаш Игәнәйнең музейда сакланган нөсхә документларыннан, шәхси әйберләреннән әзерләнгән күргәзмә беркемне дә битараф калдырмады.

Әлеге чараны оештыручы мәдәният үзәге директоры Людмила Белоусова сөйләгән шигырьләр, аның шагыйрь турында истәлекләре белән уртаклашуы тамашачылар күңеленә хуш килде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: